Айдар Галимов Мэхэббэт Ачкычлары текст и слова песни

Айдар Галимов Мэхэббэт Ачкычлары текст и слова песни

Текст и слова песни Айдар Галимов-Мэхэббэт Ачкычлары

Күңелеңнең иң түренә
Ник элдең бикле йозак?!
Үткәрмисең беркемне дә,
Шакысалар да озак.

Мәхәббәт ачкычларын
Яратырмын әле бер.
Кайчан булса да үземә
Каратырмын барыбер.

Синең бикле күңелеңне
Ачармын җайлап кына:
Иркә җилләр булып исеп,
Кош булып сайрап кына.

Онытырсың бар дөньяга
Үпкәләп йөрүеңне,
Сизми дә калырсың әле
"Яратам" диюеңне!!!